Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Илсөя Бәдретдинова: Бу матур мизгелләр гомергә минем йөрәктә сакланыр!

Бүген Татарстан Республикасының атказанмаган җырчысы Илсөя Бәдретдинованың гомер бәйрәме.

Бу уңайдан Инстаграмда аны күп кенә йолдызлар котлап, изге теләкләрен җиткерде. 

Илсөянең күңеленә аеруча якын булганы - аның “ИБбандасы” котлавы булгандыр, мөгаен. Алар Илсөягә төркеме янәшәсендә төшкән фото-картина бүләк иткәннәр. Аның түрендә “Атказанмаган ИБ бандасыннан” язуы да урын алган. 

“Бу минем икенче гаиләм! Бергә көләбез... бергә елыйбыз... меңәрләгән чакрымнар үтәбез... Һәрберсе якын! Һәрберсе талантище! Үтәр еллар... бәлки язмышлар аерыр да... ләкин! Мин бүген горурланып ИҢ ШӘП ТӨРКЕМ МИНДӘ дип әйтә алам", - дип уртаклаша Инстаграм дуслары белән җырчы.  Илсөя Бәдретдинованы без дә ихластан туган көне белән тәбрик итәбез һәм иҗади уңышлар телибез.

 

 

Фото:  скриншот Инстаграм

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса