Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтлеләр "Эхо веков в истории семьи - Тарихта без эзлебез" фестиваленең зона этабында җиңү яулады

6 нчы апрельдә Урыссуда фестивальнең зона этабы узды.

Анда районның Габдрахман авылыннан Мутагировлар гаиләсе дә катнашты. 

Конкурста катнашучылар милли ризыклар күргәзмәсен тәкъдим итте. Концерт номеры ярдәмендә катнашучылар үз шәҗәрәләренең презентациясен күрсәтте. Шулай ук  гаилә милли киемнәре дә тәкъдим ителде.

Мутагировлар гаиләсе уңышлы чыгыш ясап, шәҗәрә фестиваленең зона этабында җиңү яулады. Котлыйбыз!

Фестивальнең республика этабы 15 майда Казанда узачагын хәбәр иткән идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса