Финалда Россиянең ун төбәгеннән 160 укучы катнашты.
«Яшьлек» лагеренда «Чиста мирас» яшь экологлар олимпиадасында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Финалга Россиянең ун төбәгеннән 160 укучы килде. Олимпиада «Экологик иминлек» милли проектына ярдәм йөзеннән уза. Бу хакта ТР Экология министрлыгы хәбәр итә. Җиңүчеләр булдылар:
5 сыйныф — Кира Леонова (37 нче гимназия, Казан); 6 сыйныф — Евгения Калмыкова (75 нче гимназия, Казан); 7 сыйныф — Вячеслав Кравцов (22 нче мәктәп, Октябрьский, Башкортостан); 8 сыйныф — Виктория Фомина (131 нче лицей, Казан); 9 сыйныф — Камилә Шиһапова («Мирас» гимназиясе, Минзәлә).
Тагын җиде катнашучы «Җиңүгә теләк өчен» номинациясендә диплом алды — алар призерлар рәтенә керде диярлек. Олимпиаданың читтән торып этабы 4 октябрьдән 6 октябрьгә кадәр узды: экология буенча биремнәрне онлайн рәвештә бөтен илдән 2298 укучы башкарды.
Параллель рәвештә "Игелекле эшләр эзләре буенча" экологик акцияләр марафоны бара. Волонтерлар территорияләрне җыештырдылар, агачлар утырттылар, хайваннарга булыштылар һәм квестлар үткәрделәр. Марафонда Татарстанның 19 торак пунктыннан, шулай ук Мәскәү, Санкт‑Петербург, Тольятти һәм Мурманск өлкәсенең Умба бистәсеннән 2100дән артык активист катнашты.