Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты “Тарихта без эзлебез” шәҗәрә фестивале уздыра

Февральдә Татарстанда “Тарихта без эзлебез” исемле шәҗәрә фестивале старт алды. Шәҗәрә фестивале муниципаль, зональ һәм республика этапларында уздырыла.

Шәҗәрә бәйрәменең зона этабы 6-12 апрелькөннәрендә Татарстанның 6 торак пунктында узачак.

6 апрельдә Урыссуда узачак зона этабында Әлмәт районы белән бергә Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Мөслим, Сарман, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнарыннан катнашучылар чыгыш ясаячак.

Шәҗәрә фестиваленең республика этабын 15 майда Казанда узачак.

Конкурста катнашучылар милли ризыклар күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Конкурсантлар башкарасы кызыклы биремнәрнең берсе: "Таныш булыгыз, минем гаиләм, минем туган ягым!».  Концерт номеры ярдәмендә катнашучылар үз шәҗәрәләренең презентациясен күрсәтәчәк. Конкурсның бу өлешендә гаилә милли киемнәре дә тәкъдим ителәчәк.

 

Зона этапларында җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. 1 урын алучылар республика этабында катнашачак. Фестивальдә бер гаилә коллективы яки гаилә-туганлык төркеме катнаша. Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә дә сайлап алу турлары үткәрелгән иде. Авыл җирлекләрендә һәм шәһәрләрдә буыннар бәйләнешен саклау, милли гореф-гадәтләрнең һәм эстетик идеалларның уртак нигезендә гаилә һәм гаилә-туганлык элемтәләрен ныгыту мөһим максат булып тора. Һәр гаилә үзенең гореф-гадәтләренә һәм иҗади күнекмәләренә бай, аларны саклап калырга һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк, ди оештыручылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса