Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәт районында беренче кышкы фестиваль узды

Анда Әлмәт, Кукмара, Азнакай, Сарман районнарыннан 26 команда катнашты.

Бүген Рус Акташы авылында “Бияләй, итек, чана” дип аталган беренче кышкы фестиваль узды. Катнашучыларны Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Шабалин һәм «ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе» идарәсе рәисе урынбасары Вячеслав Никифоров сәламләделәр.
Беренче кышкы фестиваль матур һәм мавыктыргыч булды. Командаларның креатив чыгышлары бәйрәмне бизәде. Төрле зурлыктагы киез итекләр, чана, бияләйләрне командалар жюри хөкеменә тәкъдим итте.


Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр һәм спонсорлардан бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса