Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә "Город после" мәктәбенә чакыралар

«Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының паблик-арт командасы икенче бушлай лаборатория - Almet media lab'га сайлап алу этабын игълан итә.

Исегезгә төшерәбез, октябрьдә төбәк сәнгать әһелләренә ярдәм йөзеннән "Город после" мәктәбе эшли башлады. "Табигать шәһәрдә/Шәһәр табигатьтә" дигән беренче лабораториягә катнашучылар җыю төгәлләнде һәм алар онлайн-укуга кереште - бу атнада Олена Гранкина һәм Игорь Сафиуллин кураторлары белән сессия узды. Лекцияләрне шулай ук программа экспертлары - Альфрид Бустанов белән Никита Петров үткәрә.

Тиздән икенче Almet media lab лабораторисе кысаларында һәркем чынбарлыкны визуаль эффектлар белән тулыландыру мөмкинлегенә ия булачак.

Almet media lab 23 ноябрьдән 6 декабрьгә кадәр узачак.

Бу лаборатория нәрсә турында?

Лабораториядә катнашучылар өстәмә чынбарлыкны булдыруның төп инструментлары белән танышачак, моушен дизайн нигезләрен өйрәнәчәк (2D/3D), Әлмәт йортлары диварларында зур мураллар һәм зур булмаган стрит-арт эшләрен җанландырачак.

Кем катнаша ала?
Теләге булган 10 яшьтән 50 яшькә кадәр һәркем.

Нәрсә кирәк?
• компьютер/ноутбук (MacOS яки Windows)

• мобиль девайс (смартфон/планшет iOS яки Android)

• интернетка чыгу

• теләк

Ничек катнашырга?
• Быелның 20 ноябренә кадәр "Заманча технологияләр ярдәмендә әйләнә-тирәне ничек тулыландырырга яки үзгәртергә телим" дигән темага кыска хат-уйланулар җибәрергә. Эл. адресы: goldenapples@streetartinstitute.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса