Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

"Город после" мәктәбе үз эшен башлап җибәрә

Бу - төбәкнең сәнгать юнәлешенә ярдәм итү буенча проект.

"Город после" мәктәбе - җәмәгать киңлегендә сәнгать белән профессиональ рәвештә шөгыльләнергә теләүчеләр һәм шәһәр халкы өчен проект лабораторияләре сериясе. Ул рәссам, архитектор, антрополог күзлегеннән чыгып, шәһәр киңлегендә эшләү буенча белемнәрне арттыруга, командада үзара бәйләнеш күнекмәләрен ачыклауга һәм эскиз проектын яклау тәҗрибәсен үстерүгә юнәлдерелгән.

"Табигать шәһәрдә/Шәһәр табигатьтә" проекты кысаларында беренче проект лабораториясе октябрь аенда ачыла. Катнашучылар шәһәр тирәлегендә ландшафт һәм сәнгать объектлары белән табигать ландшафтында эшләргә өйрәнәчәкләр.

Мәскәүнең Nowadaysoffice бюросының профессиональ кураторлары — архитекторлар Олег Гранкин һәм бакча-парк төзелеше инженеры Игорь Сафиуллин җитәкчелегендә алар ике гамәли кейс булдырган: шәһәр ишегалды мохите һәм чишмә ландшафты.

Кем катнаша ала?
Проект шәһәр дизайны, урам сәнгате, архитектура, төзелеш, ландшафт дизайны, бакча-парк сәнгате, флористика өлкәсендә тәҗрибәләре һәм профильле белемнәре булганнар өчен.

Ничек катнашырга?
4 октябрьгә кадәр почтага (goldenapples@streetartinstitute.com) мотивацион хат (1200гә кадәр билге); CV; портфолио, анда кимендә 5 сәнгать эше (max 20 Мб) җибәрергә.

Катнашу бушлай, әмма урыннар саны чикле. Оештыру комитеты карары буенча проект кураторлары сайлап алган катнашучыларның исемнәре 12 октябрьдә игълан ителәчәк.

Проект @tatneft_official компаниясе инициативасы белән @research_streetart белән берлектә тормышка ашырыла.

goldenapples@streetartinstitute.com

Фото сылтама буенча https://drive.google.com/drive/folders/1U7dMRSuu8F0g0fExvIN-ybhQUqJUF9fQ

Анонсларны күзәтеп барыгыз:

ВКонтакте https://vk.com/almetpublicart

Инстаграм https://www.instagram.com/almetpublicart/

Одноклассники https://ok.ru/almetpublicart

Фейсбук https://www.facebook.com/almetpublicart

Сайт https://almetpublic.art/

 

ТР ММЧ  – Альбина Шакирова

+7(917)891-61-41

mk.pr.tatar2017@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса