Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Тәрәзә төбегездә ниләр бар

Йортыгызга уңыш, бәхет, акча килсен дисәгез, тәрәзә төбендә ниләр булырга тиешлегенә игътибар итәргә кирәк.

Фикус гөле өйне негатив энергиядән саклый. Аны тәрәзә төбенә утыртып, яхшылап карасагыз, тормышыгызга уңышлар килә башлавын сизәрсез.

Кабырчыклар да уңыш символы булып санала. Алар тәрәзә төбен дә бизәр, тормышыгызга уңышлар да тартып торыр.

Әфлисун кытайчадан тәрҗемә иткәндә «алтын» дигәнне аңлата. Көнчыгыш илләрендә бу җимешне финанс уңышларын җәлеп итәр өчен дә кулланалар. Әфлисун агачы үстерә алсагыз, тагын да яхшы.

Акча гөлен дә онытмагыз. Ул зур отышлар да теләп тора, диләр.

Тагын бер уңыш талисманы - бака. Аның сынын тәрәзә төбенә куйсагыз, ул һичшиксез ишеккә карап торсын.

Акчалар салынган янчыкны да тәрәзә төбендә төнгелеккә калдырыгыз. Аңа тулган айның нуры тө-шәргә тиеш.

Ә менә берәр сорауга җавап таба алмыйсыз икән, сулы стакан алыгыз, күзләрегезне йомып, сорауны бирегез һәм берничә йотым эчеп, төнгелеккә тәрәзә төбенә куегыз. Төшегездә мәсьәләне хәл итү юлын ишетергә тиешсез. Ышанмасагыз - үзегез эшләп карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса