Эльбруста легендар «Приют 11» кунакханәсен торгызырга планлаштыралар
Альпинистлар кунакханәсен яңадан төзиячәкләр.
Эльбруста легендар «Приют 11» кунакханәсен торгызырга планлаштыралар. Кайчандыр бу Европаның иң биек тау кунакханәсе булган, ул диңгез өсте тигезлегеннән 4050 метр биеклектә урнашкан. Кунакханә үзенең исемен 1909 елгы походтан алган, ул вакытта 11 кешедән торган төркем якынча бу урында вакытлы лагерь урнаштырган һәм ташларга «Приют 11» дип язган.
1939 елга биредә нигезле өч катлы кунакханә төзиләр. Аның авторы архитектор һәм альпинист Николай Попов була. Яхшы җиһазландырылган уңайлы кунакханәне «Болытлар өстендә кунакханә» дип атаганнар. Кызганыч, 1998 елда ташландык «Приют 11» янган.
Хәзер альпинистлар кунакханәсен яңадан төзиячәкләр. Яңа «Приют 11» шушы көннәрдә төзелешкә уңай бәяләмә алды. Ул 2025 елның язында башланачак. Яңа кунакханә кыяфәтендә Попов бинасына сылтаманы саклаганнар, әмма хәзер аны заманча материаллардан һәм заманча технологияләр буенча төзиячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа