Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

"Милли моң" мөнәҗәтләр фестивалендә әлмәтлеләр беренче урын яулаган

Бөгелмәдә узган бәйге Россиянең өч төбәгеннән катнашучыларны җыйган.

«Милли моң» Бөтенроссия мөнәҗәтләр фестивале коронавирус пандемиясе сәбәпле март азагында үткәрелми кала. Чара 19 сентябрьдә узды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Бәйгегә Башкортстан, Оренбург өлкәсеннән, шулай ук Татарстанның сигез районыннан катнашучылар җыела.
Ул ике номинациядә үткәрелә: «Соло» һәм «Ансамбльләр». Конкурсантларның башкару осталыгы, дини җыр эчтәлеге, дикция һәм интонация, репертуар, костюмның ислам кануннарына туры килүе һ.б. бәяләнә.

Ансамбльләр арасында беренче урынны Сарман районының «Илек» һәм Әлмәтнең «Ахирәтләр» коллективлары яулый. Балалар арасында «Соло» номинациясендә беренче урынга Әминә Гатиятуллина (Бөгелмә) һәм Марат Әхмәтҗанов (Башкортостан), өлкәннәр арасында Римма Яруллина (Баулы районы) һәм Чаллыдан Рузил Ихсанов лаек була.

Фото: dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса