Быел Корбан бәйрәменең ничек узачагы билгеле булды
Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, коронавирус пандемиясе Корбан бәйрәмен уздыру тәртибенә үз төзәтмәләрен керткән.
Быел ул 31 июльдә узачак. Бу көн эшләми торган көн дип санала, ә 30 июльдә эш көне 1 сәгатькә кыскара.
Лилия Галимова билгеләп үткәнчә, Мөселманнарның Диния нәзарәте һәм Роспотребнадзор Социаль дистанцияне һәм битлек режимын саклау таләпләрен искә төшерә.
Шулай ук алар намазларны ачык мәйданчыкларда, урамда, саф һавада үткәрергә өндиләр. Дин тотучылар хәтта урам намазлары вакытында да битлек киергә тиеш, дип билгеләп үтелде.
Мөселман кешесе үзе белән алып килергә тиеш булган индивидуаль келәм турында да онытмаска кирәк. Традиция буенча, корбаннар ите берничә көн дәвамында таратыла. Бу кеше агымын киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм COVID-19 шартларында куркынычсызлыкны югары дәрәҗәдә тотарга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа