Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

«Белем җәүһәрләре» интернет-проектлар бәйгесендә җиңүчегә ноутбук биреләчәк

Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр кабул ителә.

2010 елдан бирле ел саен үткәрелеп килә торган «Белем җәүһәрләре» дип исемләнгән XI Дөньякүләм татарча интернет-проектлар бәйгесендә җиңүче ноутбук ота ала. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

Гаризалар 30 нчы сентябрьгә кадәр кабул ителә.

Бәйгенең нигезләмәсе белән әлеге сылтама аша танышырга була, гариза тапшыру өчен сылтама.

Бәйге үз эченә түбәндәге номинацияләрне ала:

  1. .tatar доменында иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
  2. ВКонтакте социаль челтәрендә иң файдалы һәм популяр татар төркеме/берләшмәсе;
  3. Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
  4. Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты;
  5. Иң файдалы һәм популяр татарча мобиль кушымта;
  6. Мәгариф һәм фән өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
  7. Мәдәният һәм туризм өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
  8. Сәясәт, эшмәкәрлек һәм икътисад өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект;
  9. Татарстан Республикасыннан читтә эшләп килгән иң файдалы һәм популяр интернет-проект; 
  10. Татарча Википедияне үстерүдә иң зур өлеш керткән википедияче.

Бәйге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, ВКонтакте һәм Википедия проектлары һәм башка оешмалар белән берлектә оештырылып үткәрелә.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса