Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Әлмәттә машина йөртү осталыгы бәйгесе узды

15 сентябрьдә ДОСААФның Әлмәттәге автомәктәбендә укучы егетләр һәм кызлар арасында машина йөртү осталыгы бәйгесенең зона этабы булып узды.

Анда республиканың көньяк-көнчыгышындагы 7 район вәкиле катнашты: Әлмәт, Сарман, Лениногорск, Бөгелмә, Мөслим, Зәй, Азнакайдан.

Ярыш "Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр", "Машинаны фигуралы йөртү" номинацияләре буенча үтте.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә «Юл йөрү кагыйдәләрен белүчеләр» номинациясендә иң яхшысы дип Бөгелмәдән Карина Шмелькова, "Машинаны фигуралы йөртү" номинациясендә Лениногорскидан Альберт Хәеров табылды.

Бәйгедә Әлмәт командасы җиңеп чыкты, 2 нче урында Бөгелмә командасы, 3 урынны Мөслим районы командасы яулады.

Җиңүчеләр Казан шәһәрендә "Автоборье-2020" республика конкурсында чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса