Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә яшәүче урамда тапкан банк картасын хуҗасына кайтармаган

Агымдагы елның октябрендә Әлмәт шәһәр судында әлмәтлегә карата җинаять эше каралды, ул «Электрон түләү чараларын кулланып ясалган караклык» дигән җинаять кылуда гаепләнгән.

Судта ачыкланганча, 2020 елның гыйнварында ир җирдә банк картасы күреп алган, аның хуҗасын белсә дә кире кайтарып бирмәгән.
Моннан тыш, танышлары белән исерек килеш, алар картоадан акча урларга карар кылган һәм 13,5 мең сумнан артык акча алганнар. Зыян күрүчегә шактый зур матди зыян китерелгән.
Картаның хуҗасы, хөкем ителүче белән янә дуслашуын, матди зыянны җинаятьче тарафыннан тулысынча капланачагын, аңа карата дәгъвалары булмавын белдереп, җинаять эшен туктату турында үтенеч белдергән.
Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныган.
Суд карары нигезендә, ике якның килешүенә бәйле рәвештә хөкем ителүчегә карата җинаять эше туктатылган.

Карар законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса