Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә шәхси балалар бакчасында булган вакыйганы тикшерү тәмамланды

Әлмәт шәһәр прокуратурасы Әлмәтнең шәхси балалар бакчасында булган фаҗигане тикшерүне төгәлләде. Ел ярымлык баланы тәрбиячеләр урамда онытканнар иде.

Прокуратура тикшерүе барышында бу очракның 1 октябрь иртәсендә Әлмәттә Тельман урамында урнашкан шәхси "Арыслан" балалар бакчасында булуы ачыкланган.

Балаларның берсе башкалардан калып, балалар мәйданчыгына әйләнеп кайткан һәм урамда үзе генә калган. Тәрбияче аның юклыгына игътибар итмәгән. Бу баланы балалар бакчасының башка хезмәткәре күреп ала һәм аны бинага алып кертә.

Малай 20 минут чамасы караучысыз йөргән, бу аның тормыш һәм сәламәтлегенә куркыныч тудырган. Әлеге хәл күзәтү камерасына эләккән, видеоязманы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең барлык ата-аналары да карый алган.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура ачыкланган хилафлыкларны бетерү һәм мәгариф учреждениесенең гаепле хезмәткәрләрен дисциплинар җаваплылыкка тарту турында күрсәтмә җибәргән. Тикшерү материаллары җинаять-хокукый бәяләү өчен тикшерү органнарына җибәрелгән.

Билгеле булганча, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең иминлеге өчен закон буенча мәгариф учреждениесе администрациясе җавап бирергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса