Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

"Әлмәт-икмәк" җитәкчесе штрафка тартылган

Предприятиенең исәп-хисап счетында акча булса да, җитәкче аларны башка максатларга тотуны өстен күргән.

Суд "Әлмәт икмәге" җитәкчесен штрафка тарткан, ул хезмәткәрләргә хезмәт хакы буенча ярты миллион сумнан артык акча түләмәгән. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Узган елның апрель аеннан сентябрь аена кадәр "Әлмәт икмәге" ҖЧҖ директоры үз эшчеләренә хезмәт хакы түләмәгән.

"Ике айдан артык хезмәт хакын тулысынча түләмәү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Директор үз гаебен тулысынча таныган, аңа 75000 сум штраф билгеләнгән.

"Әлмәт икмәге" хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурычлар тулысынча түләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса