Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле наркотиклар өчен хөкем ителде

Әлмәтле элек тә наркотик матдәләрне саклау һәм куллану өчен җаваплылыкка тартылган булган.

Тикшерү барышында ачыкланганча, агымдагы елның август башында наркотик куллангантхәлдә 42 яшьлек әлмәтле кесә телефоныннан интернетка кереп, зур күләмдә синтетик порошокка заказ биргән.

Хөкем ителүче наркотик матдәләрне саклау һәм кулланган өчен җаваплылыкка тартылган һәм тиешле диспансерда исәптә торганлыктан, ул хокук саклау органнарының ныклы күзәтүе астында булган. Әмма җинаятьнең шунда ук ачылачагын аңлау ир-атны туктатмый.

Ул заказ өчен түли, "закладка" урынын белешеп, аны алырга китә. Гаепләнүче төргәкне алып, кесәсенә салгач, полиция ир-атны туктата.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган һәм тикшерүчеләр белән хезмәттәшлек итә башлаган. Моннан тыш, ул наркотикларга бәйлелектән дәваланырга вәгъдә иткән. Суд залында адвокаты җәзаны йомшартырга тырышкан, чөнки җинаятьче балигъ булмаган бала тәрбияли һәм аның СПИД авыруы булуын белдерә (2013 елдан башлап ир-ат СПИД-үзәктә исәптә тора). Әмма суд аны 3 ел 10 айга катгый режимлы колониягә ирегеннән мәхрүм иткән. Җинаятьче суд залында сак астына алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса