Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле өч кешене яндыру һәм үтерү буенча шик астына алынган

Әлмәт районында яшәүче бер ир-ат өч хатын-кызга ут белән һөҗүм итүдә һәм бер ир-атны үтерүдә шикләнелә. Бу хакта ТР Тикшерү комитеты хәбәр итә.

5 июнь төнендә Әлмәт районының Габдрахман авылында 31 яшьлек исерек ир-ат өч хатын-кыз булган йортка килә. Ул ишекне ачып, аңа танышын чыгаруны таләп итә, тик аны өйгә кертмиләр. Шунда җинаятьче тәрәзәне вата, ишекне тышкы яктан бикләп, йортка ут төртә. Зыян күрүчеләр өйдән мөстәкыйль чыгып китә алганнар. Беркем дә зыян күрмәгән.

Элегрәк әлеге ир-ат шундый ук җинаятьтә һәм үтерүдә гаепләнгән. Тикшерү версиясе буенча агымдагы елның 22 маена каршы төндә шикләнелүче ир-ат компаниядә спиртлы эчемлекләр эчкән. Ызгыштан соң шешәдәшләре аны куып чыгара. Шунда ул йортның тышкы ишеген такта белән терәтеп бикли һәм ут төртә. Ир-атларның берсе һәлак була.

Шикләнелүчегә карата тикшерү органнары ике яки аннан күбрәк кешене үтерү нияте буенча җинаять эше кузгаткан.

Шикләнелүче үз гаебен өлешчә таныган. Суд тарафыннан сак астына алу рәвешендә кисәтү чарасы сайланган. Тикшерү эшләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса