Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Коронавирус

Әлмәттә битлек режимын бозучыларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә

Көз көне, сезонлы вируслы авырулар арту чорында, COVID-19 таралуына юл куймас өчен җәмәгать урыннарында битлек кию зарур. ⠀

Полиция хезмәткәрләре гражданнарның сәүдә объектларында, җәмәгать транспортында, шул исәптән таксида да шәхси саклау чараларын куллануны тикшерә.

Битлек режимын бозучыларга карата РФ Административ Хокук бозу кодексының 20.6.1 маддәсе буенча беркетмәләр төзелә, җәза суд тарафыннан билгеләнә.

Битлек режимын беренче тапкыр бозган өчен кисәтү ясау каралган, тагын кабатланган очракта административ җәза бирелә.

Табиблар күрсәтмәләрен үтәү, саклык чараларын мөстәкыйль үтәү (битлекләр һәм респираторлар кию, кулларны дезинфекция чарасы белән эшкәртү, дистанция саклау) – авырулар санының артуын тоткарлау өчен кирәкле шартлар.

Гади куркынычсызлык чараларын үтәп, без үзебезне генә түгел, ә иҗтимагый иминлекне дә тәэмин итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса