Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган
Туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.
1946 елда туган Казан шәһәрендә яшәүче кеше ике яклы пневмония белән хастаханәгә китерелә. Хәле җитди хроник авырулар кискенләшүе фонында катлауланган. Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.
1945 елда туган хатын-кыз ике яклы пневмония белән Тукай РҮХнә китерелә. Уздырыла торган дәвалану уңыш белән тәмамланмаган. Коронавирус йогышы булу лаборатор тикшерү нәтиҗәсендә расланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа