Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәттә бер бала әнисен балконда бикләгән

Әлмәттә коткаручыларга балконнан хатын-кызны чыгарырга туры килгән. Аны үз балконында яшь ярымлык баласы бикләгән.

МЧСка ярдәм сорап, мохтаҗлар шалтыраткан. Заслонов урамында урнашкан фатирларның берсендә нәни малай әнисен балконда ябып калдырган. Хатын-кыз мөстәкыйль рәвештә фатирга керергә тырышса да, уңышка ирешә алмаган. Бу вакытта курыккан бала елый башлаган.

Коткаручылар урынга оператив рәвештә килеп җиткән, ишекне ачып, әнине фатирга керткәннәр. Беркем дә зыян күрмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса