Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәтле дүртенче кат тәрәзәсеннән сикергән

Шевченко урамында коткаручылар икенче катның подъезд козырегында калган ирне коткарган.

18.43 сәгатьтә Шевченко урамында 1982 елгы ир-ат 4 нче кат тәрәзәсеннән сикереп, икенче катның козырегына төшкән. Җиргә мөстәкыйль төшә алмагач, 112 телефонына шалтыратып, ярдәм сорарга туры килә.

Коткаручылар оператив рәвештә урынга килеп, баскыч һәм махсус кирәк-яраклар ярдәмендә зыян күрүчене җиргә төшерә. Ир-ат ашыгыч ярдәм бригадасы белән хастаханәгә китә.

18+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса