Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында мунча янган

Һәлакәт нәтиҗәсендә ут сарайны юкка чыгара һәм янәшәдә урнашкан мунча зыян күрә.

12 мартта 22 сәгать 18 минутта янгын бүлегенә  Березовка авылында сарайның януы турында хәбәр килә. Янгынның гомуми мәйданы 63 кв. м тәшкил итте. Һәлак булучылар, зыян күрүчеләр юк. Янгынның сәбәбе ачыклана.


Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез:
• спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
* мичне караучысыз калдырмагыз, аның кызуына юл куймагыз.
• балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгының гап-гади кагыйдәләренә өйрәтегез
* төзек булмаган электр үткәргечтән беркайчан да файдаланмагыз;
• электр челтәрендә көчәнешне арттырмагыз, электр җылыткычлардан кулланганда сак булыгыз
* кабызылган электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз;
• биналарны җылытканда төзек булмаган, кулдан ясалган җиһазлардан кулланмагыз;
* йортларга батарейкалардан эшләүче автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырыгыз.
Төтен күренгәндә алар кискен тавыш чыгара-йоклаучыларның игътибарын җәлеп итү яки уяту өчен шактый шау-шу куптара.


Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең ваемсызлыгы һәм ут белән саксыз эш итүе.


Янгын чыккан очракта кичекмәстән янгын сагына шалтыратыгыз.


«101» телефоны буенча үз фамилиягезне, адресыгызны төгәл хәбәр итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса