Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт мәдрәсәсе укырга чакыра

Уку вакыты – 2 ел 10 ай.

Риза Фәхретдин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе 2022-2023нче уку елына көндезге бүлеккә егетләрне һәм кызларны белем алырга чакыра. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шәкертләр сентябрьдән июнь аена кадәр мәдрәсә бинасында яшәп укыйлар. Алар уку дәверендә көн саен өч тапкыр бушлай туклану белән тәэмин ителә. Егетләрнең һәм кызларның уку биналары аерым.

9нчы сыйныфны тәмамлап килүчеләр, мәдрәсәдә уку белән беррәттән, дөньяви кичке мәктәптә 10, 11, 12нче сыйныфларны укып тәмамлап, БДИ биреп, урта гомуми белем турында аттестат та алып чыгалар. Димәк, мәдрәсәдән соң укуларын алар югары дини яки дөньяви уку йортларында дәвам итә алалар.

Шәкертләр 2нче һәм 3нче курстан соң ислам нигезләре буенча мәчет каршындагы курсларда һәм мәчетләрдә практика үтәләр.

Әлмәт мәдрәсәсен тәмамлаучылар урта һөнәри дини белем алып чыгалар.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса