Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Фермерларда - яңа рәис

Фермерлар белән эшлекле очрашулар дәвам итә. Соңгысында җирле хуҗалыклар үсешенә кагылышлы мәсьәләләрне һәм продукцияләрне сатуга ярдәм итү турында сөйләштеләр.

Район башлыгы Тимур Нагуманов сүзләренчә, әлеге тармак бик мөһим, атна саен борчыган юнәлешләр буенча күчмә киңәшмәләрдә фикер алышу файдага.

Бу юлы очрашуда дәүләт ярдәме чаралары тикшерелде. Хуҗалык вәкилләрен грантларда катнашу мөмкинлекләре белән таныштырдылар, аерым мисалларга да тукталдылар. Фермерларның ярдәм алган очраклары байтак. Бүген районда 63 крестьян-фермер хуҗалыгы эшчәнлек җәелдерә, алар үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Райондагы сөрү җирләренең 20 процентын фермерлар эшкәртә, терлекләрнең 13 проценты аларның хуҗалыкларына туры килә.

Шулай ук очрашуда Әлмәт фермерлар ассоциациясенең яңа рәисен дә сайладылар. Әлеге вазифаны Алексей Заикинга тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: фермерлар