Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында 2600 гектар мәйданда горчица һәм борчак утыртылачак

Аграрийлар көзге культураларны тукландыра башлаган инде.

Әлмәт районында язгы кыр эшләре башланды. Бу хакта үзенең телеграмканалында район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте. 1000 гектарда горчица һәм 1600 гектарда борчак чәчү планлаштырыла. Май бәйрәмнәреннән соң карабодай һәм эксперименталь каты язгы бодай чәчелә башлаячак.

Район башлыгы сүзләренчә, апрель башында аграрийлар көзге культураларны тукландыруга керешкән инде. 7000 гектардан артык җир  минераль ашламалар белән эшкәртелгән. Район башлыгы уҗымнарны тулысынча тукландырачакларын билгеләп үтте.

 

Фото: Т.Нагумановның телеграм каналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса