Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә яңа арт-объектлар буенча экскурсия узачак

31 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә гид Лилия Симонова яңа маршрут буенча экскурсия үткәрәчәк. Ул картада булмаган арт-объектларны күрсәтәчәк һәм аларның тарихын сөйләячәк.

Экскурсия шимбә көнне ЦРБ диварында төшерелгән «Ак чәчәкләр» муралы янында башлана.

Экскурсиягә https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/14.. сылтамасы, яки +7 (911) 148-95-95 телефоны буенча теркәлергә мөмкин.

1 ноябрьдә 13:00 сәгатьтә экскурсияне гид Ольга Данилова үткәрә. Сәяхәт Гафиятуллин ур., 2 адресы буенча башлана.

Экскурсиягә https://pablika-art-programma-ska.timepad.ru/event/14.. сылтамасы, яки +7 (911) 148-95-95 телефоны буенча теркәлергә мөмкин.

Экскурсия алдыннан проект символикасы төшерелгән битлекләр өләшәчәкләр.

Хәзер табибларга "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасы аша ярдәм итәргә мөмкин.

Петербург рәссамы Иван Найнтиның үзәк район хастаханәсе диварында эшләү мотивлары буенча төзелгән эксклюзив принты бар. Аны сатудан кергән акча ЦРБ табибларына җибәреләчәк.

Принтны almetpublic.art проекты сайтында яки @almetpublicart профильлендәге сылтама буенча сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса