Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Немецлар бездә кино төшерә

Әлмәт берничә көнгә немец кинодокументалистлары өчен кино төшерү мәйданчыгына әйләнде.

Гамбургтан килгән режиссер Свен Йаакс «Илләр – кешеләр – маҗаралар» сериясеннән булган «Татарстан кышы» дип исемләнгән яңа фильмына эпизодлар төшерү белән мәшгуль булды. Ул Германиянең дәүләт телеканалында күрсәтеләчәк. Фильмның төп максаты – төбәк өчен гадәти һәм көтелмәгән шөгыльләрне күрсәтү, киләчәккә өмет белән караучы кешеләрне барлау. Свен Йааксның Татарстанны сайлавы юкка гына түгел, җәен эшлекле визит белән килгәч, ул аңа гашыйк булган. Европа аудиториясе өчен нефть белән бәйле көчле төбәк булуын исәпкә алып та аны якташларына күрсәтү теләге. Әлмәттә режиссер велохәрәкәтне төшерүдән башлады. Россиядә ел әйләнәсенә куркынычсыз веломаршрут челтәре булдырган Әлмәт немецларда соклану уятты. Иҗат төркеме республикада 23 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса