Төркия сериаллары йолдызы Бурак Озчивит янә Әлмәткә килә
Артистның чыгышы 9 февральдә бөтенроссия гастрольләре кысаларында була.
Әлмәткә танылган төрек актеры, «Великолепный век», «Черная любовь» һәм «Основание: Осман» сериаллары йолдызы Бурак Озчивит киләчәк. Артистның чыгышы 9 февральдә Бөтенроссия гастрольләре кысаларында була. Ул Әлмәтнең бер мәдәни учреждениесендә узачак.
Оештыручылар симфоник оркестр башкаруында культ сериалларыннан яраткан көйләрне берләштерүче киноконцерт оештырырга вәгъдә итә. Алай гына да түгел, аларның сүзләренә караганда, ул үзе турында да сөйләячәк. Концертны Россия телевидениесе алып баручысы һәм актеры Иван Чуйков алып барачак. Чара анонсына караганда, ул Озчивиттан аның тормышы турында сораячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа