Әлеге хирургның мастер-классы беренче тапкыр узды
Әлмәттә Юрий Калинниковның мастер-классы булды.
Әлмәт районы күп профильле хастаханәсендә РАЕН академигы, медицина фәннәре докторы, мөгезкатлау авыруларын дәвалау буенча белгеч профессор Юрий Юрьевич Калинников катнашында консультатив мастер-класс узды.
Чарада күп профильле хастаханә, республиканың офтальмология клиникаларының кросслинкинг һәм мөгезкатлау сегментларын имплантацияләүдә махсуслашкан офтальмохирурглары катнашты.
Визит вакытында профессор 18 пациентка консультация биргән һәм 6 операция ясаган. Алар арасында-мөгезкатлауның кросслинкингы, мөгезкатлау сегментларын имплантацияләү һәм Smile технологиясен кулланып катлаулы очракларны хирургик дәвалау.
- Операцияләрдән тыш, мастер-класс медицина белгечләрен практик өйрәтүне һәм тәҗрибә уртаклашуны үз эченә алган. Табиблар профессорның катлаулы хирургик операцияләр ясау алымнары белән таныша алдылар.