Кышка Әлмәттә урам батутларын ябачаклар
Җәмгыять

Кышка Әлмәттә урам батутларын ябачаклар

Халыктан яз көне яңа сезонга кадәр батутлар бөтен килеш һәм сакланып калсын өчен саклагыч өслеккә кагылмауларын сорыйлар.

Салкыннар башлангач, батутлардан файдалану куркыныч: өслек зарарлана, ә балалар таеп имгәнергә мөмкин, дип ассызыкладылар башкарма комитет матбугат хезмәтендә.

Батутларны саулык паркында консервацияләгәннәр инде. Тиздән шул ук процедурага шарлавыклы буаларда, Мәгариф бульварында һәм башка иҗтимагый киңлекләрдә конструкцияләр дучар ителәчәк.