Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Анастасия Заворотнюк вафат булган

Аңа 53 яшь булган.

Актриса Анастасия Заворотнюк озакка сузылган авырудан соң 53 яшендә вафат була, дип хәбәр итәләр аның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә.
«Аңлау мөмкин түгел һәм кирәкле сүзләрне табу бик авыр. Бүген төнлә озак һәм каты авырудан соң безнең Настя вафат булды», - диелә аның хәбәрдә.

Хушлашу урыны һәм вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

2019 елның августында массакүләм мәгълүмат чараларында артистка җитди авыру диагнозы куелган дип хәбәр ителә. Озак вакыт аның туганнары бернинди комментарий бирмәгәннәр, ләкин соңыннан аның глиобластомадан дәвалануын раслаганнар.

Шуннан соң Заворотнюк дөньяви чараларда күренми һәм социаль челтәрләр алып барудан туктый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса