Марат Яруллин нигә пеләшкә чәчен алдырганын әйтте
Җырчы социаль челтәрләргә чәчен пеләшкә алдырган фото урнаштырды.
«Ахырга кадәр барырга әзер булмасагыз, бәхәсләшмәгез. Мине яңа образ белән!» – дип яза ул. Язылучыларның күпчелеге 1 апрель шаяруы гына икәнлегенә төшенгәннәр. Кызыклы комментарийлар калдырганнар.
«Пеләш башны үбәргә рәхәт, авызга чәч керми», – дип язган аңа Данир Сабиров. «Үбәрсең тогда», – дип җавап биргән аңа Марат.
Фото: Марат Яруллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа