Бу көннәрдә җырчы Салават кубогына Яр Чаллыда автомобиль узышлары бара.
Ярышлар башланыр алдыннан Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм сөйгәне Рузия Бәшировага тәкъдим ясады. Кыз аны кабул итеп, "әйе" диде.
Салават Фәтхетдинов: "Ул минем белән киңәшләште, хоккейчылар бозда, футболчылар футбол кырында тәкъдим ясый, ә ул узышчы һәм яхшы узышчы. Яхшылап уйладыңмы дип сорадым. Мин аларны яратам, аларга бәхет кенә телим. Мин бүген эмоцияләрдә",- диде.
Яшьләрне котлыйбыз!
Фото: скриншот инстаграм