Әлеге рецепт белән җырчы Эльмира Гыйльфанова Инстаграм сторисында уртаклашкан. Без аны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Без аны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Моның өчен шакмаклап туралган тавык түшкәсе, 1 аш кашыгы каймак, 1 йомырка, 1 тырнак сарымсак, сыр, 1 аш кашыгы он, тоз һәм "Прованс" үләннәре яки тәмләткечләр кирәк булачак.
Барлык ингредиентларны бергә кушып, бер масса хасил булганчы болгатабыз. Шуннан соң көнбагыш маенда кыздырабыз.
"Аны ифтарга ясап карагыз! Үкенмәссез!" - дип киңәш итә җырчы.