Ландыш Нигъмәтҗановадан эремчек камырыннан пешерелгән тәмле пәрәмәч рецепты
Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова һәм аның кызы Ләйлә эремчек камырыннан тәмле пәрәмәч пешергәннәр. Рецепты белән җырчы Инстаграмда уртаклашкан.
Аның камырын ясау өчен 1 кап эремчек, 2 йомырка, 2 аш кашыгы каймак, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 1 чәй калагы тоз, 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы содалы уксус һәм он кирәк булачак.
Эчлеккә пешкән йомырка белән яшел суган салырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа