Халыкара гаилә көнен Әлмәт медицина көллиятендә дә билгеләп үттеләр.
Язның бу бәйрәме алдыннан 22 студент тикшеренү объекты итеп гаиләне, гаилә кыйммәтләрен сайлап алып, семьеведение дисциплинасы буенча проект эшләрен яклады. 1 нче курс студентлары «Гаилә - тормышта иң зур кыйммәт» дип аталган бәйрәм концерты әзерләделәр. Ул беркемне дә битараф калдырмады. Ә 15 майда - Гаилә көнендә РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән «Минем тормышымда Гаилә һәм Ватан» дигән темага бердәм дәрес үтте. Студентлар барлык чараларда да бик теләп катнаштылар.