Җәй нинди булачак? Синоптиклар августта 16 градус фаразлый
Тормыш - яшәеш

Җәй нинди булачак? Синоптиклар августта 16 градус фаразлый

Татарстан синоптиклары апрельдән сентябрьгә кадәр уртача айлык һава температурасы фаразларын әзерләгән.

Апрельдә явым-төшем нормада булачак, уртача айлык температура 4,4 градус җылы. Майда - нормага яеын. 13 градус җылы. Июньдә - 16,9 градус җылы. Әлеге саннарны күреп кайгыга калмагыз тагын: уртача күрсәткечләрне исәпләп чыгару өчен айның барлык көннәре һәм төннәрендәге температура кушылып бүленә икән.

Июльдә синоптиклар җылының нормадан бер градуска артыграк та булачагын фаразлаган. Августта - 16,8. Сентябрьдә 11 градус. Соңгы ике айда явым-төшем нормадан түбән булачак.