Татарстанлылар 100 мең сумга бер кило тоз саткан
Тормыш - яшәеш

Татарстанлылар 100 мең сумга бер кило тоз саткан

Камчаткада яшәүче 28 яшьлек бер кыз «Вконтакте» социаль челтәре аша 100 мең сумлык кием-салымга заказ биргән булган.

Тик аңа посылкада күлмәкләр урынына бер кило тоз салып җибәргәннәр. Кыз бу хакта полициягә хәбәр иткән. Ул шалтыраткан телефон номерының Татарстанда теркәлгән булуын ачыклаганнар. Тикшерү бара.