Татарстанда ике балыкчы юкка чыккан
Тормыш - яшәеш

Татарстанда ике балыкчы юкка чыккан

Ярдан ерак түгел урында әйләнеп капланган көймә табылган.

Гадәттән тыш хәл Спас районы Измәр авылында булган. Коткару хезмәтенә бу хакта 17 апрельдә 11:55 сәгатьтә хәбәр керә. 1979 һәм 1987 елгы ир-атлар әлеге авылга берәр атнага кунакка килгән була. Йорт хуҗасы өенә кайткач, кунакларның юклыгын күрә. Күршеләре, әлеге ир-атларның иртән үк Актай елгасына балыкка китүен җиткерә.

Ярдан 100 метр эчтәрәк көймәләре табылса да, кешеләрен яр буйларыннан һәм водолазлар ярдәмендә кичкә кадәр сулыктан эзләү дә әлегә нәтиҗә бирмәгән.

http://intertat.ru/tt/