Махачкалада туган балага Россия Президенты хөрмәтенә Путин исемен кушканнар.
Дагыстан ЗАГСы кәгазендәге исем графасында Путин Амануллаевич дигән язу тора. Документ 25 апрельдә тапшырылган.
Сүз уңаеннан: күптән түгел Мисыр журналисты Моамен Мухтар да улына Путин исемен кушкан иде. Таҗикстаннан Владимир өлкәсенә яшәргә күчкән Джураевлар гаиләсендә дә шундый исемдәге бала үсә, дип хәбәр итә Ислам ру.