Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Район җирлекләрен яшелләндерү эшләре бара

Яз - табигатьнең яшәргән, ямьләнгән, яшеллеккә күмелгән чагы.

Бүген һәрбер авыл җирлегендә чистарту-төзекләндерү һәм агач утырту эшләре бара. Гомер-гомергә татар авылларында бик матур бер гадәт булган - күп көч сорый торган эшне авыл халкы бергәләшеп, өмә итеп башкарган. Әлеге күркәм традицияләр хәзер дә дәвам итә. Май башында Чупай карьеры, Миңлебай авыл җирлегендә, Новоникольск авылы биләмәләрендә «Хәтер бакчасы» масштаблы акциясе узды. 100 дән артык кеше бергә җыелышып Ватан өчен гомерләрен биргән геройлар истәлегенә яшь агач үсентеләре утырттылар. Шушы көннәрдә Яңа Михайловка авылы халкы да яшелләндерү эшләрен башлап җибәрде. Авыл кешеләре җыелышып 200ләп нарат үсентесе сатып алып кайтып, аларны авыл территориясенә утыртып чыктылар.«Агачларны сындырма - кулың корыр» дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә- юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. 

Чишмә, елга буйлары, урман тирәләре дә чистартуга мохтаҗ. Әле менә күптән түгел генә Урман Кәләе мәктәбе каршында оешкан «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгы әгъзалары авыл биләмәләрендәге сулыкларны чистартуны оештырганнар булып чыкты. Районда мондый акцияләр алга таба да дәвам итәчәк әле, дип хәбәр итте безгә яшь экологлар.  

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса