Оренбургтагы авиаһәлакәттә үлүчеләрнең берсе Татарстан очучысы булган
Тормыш - яшәеш

Оренбургтагы авиаһәлакәттә үлүчеләрнең берсе Татарстан очучысы булган

6 февральдә Ан-2 самолетының һәлакәткә юлыгуы аркасында өч кешенең гомере өзелүе турында хәбәр иткән идек. Ул Стәрлетамактан Орскка очучы самолет диелде.

Самолетның Оренбург өлкәсендә торба сузылган трассаларны очып әйләнеп узышы булган. Һәлак булучыларның берсе - Татарстан очучысы Юрий Кустовский. Бортта аннан башка тагын бер очучы Валерий Ильясов һәм нефть компаниясе операторы, 57 яшьлек Андрей Касаткин да булган. Алар өчесе дә үлгән.


Очучы Юрий Кустовский - Зәй шәһәрендә туган. Аны иртәгә, 9 февральдә, Зәйгә җирлиячәкләр, ди. Очучының хатыны һәм ике кечкенә баласы калган.

http://intertat.ru/tt/