Әлмәттән студент кызны хөкем итәчәкләр
Әлмәттә укучы 19 яшьлек кыз белән Җәлил бистәсеннән килгән 61 яшьлек пенсионер ханым арасында низаг чыга.
Кыз кулына дуршлаг ала да пенсионерны кыйный. Башындагы травма һәм баш мие селкенү белән ханымны Әлмәт медсанчастена салалар. Тавыш бергә эчеп утырганнан соң чыга. Хәзер сәламәтлеккә авыр зыян китерү маддәсе буенча Алина Г.га карата җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia