Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан тантана узды

3 декабрь – мөмкинлеге чикләнгән кешеләр көне. Ул районда быел да ункөнлек булып билгеләп үтелә.

Әлеге бәйрәмне физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр бик көтеп ала. Алар өчен бу аралашу, күңел ачу чыганагы. 

 


Бүген Әлмәт Яшьләр үзәгендә чып-чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Иртәнге сигездән алып биредә спорт ярышлары оештырылды. Кунаклар бик теләп шашка, шахмат, гер күтәрү һ.б. төрләрдә көч сынашты. Үзешчәннәр дә матур чыгышлары белән куандырып торды. Шулай ук Ренат Сафарханов рәсемнәр күргәзмәсе барысының игътибарын җәлеп итте. 

 


Бәйрәмнең тантаналы өлешендә инвалидларны социаль яклауда актив катнашканнарга район башкарма комитетының һәм район Советының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Социаль яклау идарәсенең Мактау грамотасы белән дә бүләкләнүчеләр булды. 


Әйләнә-тирәбездә мохтаҗларга ярдәм кулын кызганмаган олы йөрәкле кешеләр дә бар. Һәр елдагыча, быел да иганәчеләр бу чараны читләтеп узмадылар, ярдәмнәрен күрсәттеләр. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса