Реклама
Әлмәттә Төзүчеләр урамындагы күпкатлы йортларның берсендәге фатирда ике кешенең мәетен тапканнар.
Ир-атка - 32, хатынга 31 яшь булган. Тикшерүчеләрнең фаразлары буенча, алар сөрем исеннән агуланганнар. Быел республикада ике шундый фаҗига килеп чыккан булган инде. 5 гыйнвар көнне Зәй районының Поручиково авылында ике ир-ат, 20 гыйнвар көнне Казанда әнисе һәм кызы шул рәвешле вафат булганнар. Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы морҗаларны, мичләрне һәрдаим тикшереп торырга, игътибарлы һәм сак булырга чакыра.
"Ватаным Татарстан"
Фото Интернет челтәреннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы