Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәттә иң яхшы ишегалларын ачыклау дәвам итә

Район башкарма комитеты чираттагы тапкыр "Шәһәрнең иң яхшы ишегалды җыештыручысы", "Чәчәккә күмелгән ишегалды", "Чәчәктә утыручы балкон", "Иң яхшы подъезд" бәйгеләрен игълан итте. Комиссия әгъзалары анда катнашырга теләк белдергәннәрнең эше белән танышып чыкты.

Йортлар яныннан узганда күңел шатлана: чиста, төзек, матур подъездларыбыз, ишегаллары елдан-ел арта бара. Күбесендә талгын җилдә тирә-якка хуш исләрен таратып аллы-гөлле чәчәкләр тирбәлә. Әлеге матурлыкның йортларда яшәүчеләрнең кулы белән тудырылуы аеруча куандыра. 8 Март урамындагы 32 нче йорт ишегалды да оҗмахка әйләнгән. Яз көне бер төрле чәчәкләр атса, җәен аларны башкалары алыштырган. Игътибарны гадәти булмаган лилияләр җәлеп итте. Ак, сары төстәге эре лилияләрне һәм башка чәчәкләрне йортта яшәүчеләр үзләре утырткан. Суны да үзләре сибә.

Герцен урамындагы 80 нче йорт ишегалды менә 5 ел инде чәчәктә утыра. Нина Шевченконың яраткан шөгылен ташларга исәбе юк. Торбалар алыштырганнан соң бозылган түтәлләрен узган ел яңадан торгызырга туры килгән. Быел күпьеллык чәчәкләргә өстенлек бирелгән. Нинди генә үсемлекләр юк ишегалдында: гортензия, петуния, бәрхет, циния, флоксы, кашкарыйлар һәм башкалар.

- Эскәмиядә тик утырырга яратмыйм мин, файдалы эш белән шөгыльләнергә кирәк, - ди ул.

8 Март урамындагы 6 нчы йортның буеннан-буена чәчәкләр сузылып киткән. Бакчада үсүче аллы-гөлле чәчәкләр арасында яшәүчеләрнең үз куллары белән ясаган "гөмбәләр" үсә, узгынчыларны төрле "җәнлекләр", "кошлар" каршылый һәм озата. Узган елгы бәйгедә алар Рәхмәт хатына лаек булган. Быел балалар мәйданчыгында да күркәм үзгәрешләр сизелә.

Түбәнмактамалыларның фантазиясенә сокланмыйча мөмкин түгел. Садовая урамындагы 21 нче йорт ишегалды гөлбакчадан тыш шулай ук зоопаркка да әйләнгән. Моннан 3 ел элек ишегалдына асфальт җәелгән иде. Кайчандыр сазлык булган йорт каршын бүген танып булмый.

- Барысын да үз кулыбыз белән ясадык, - диде Нәфисә Мостафина. Чәчәкләргә су сибү өчен янәшә дә генә кое да борауланган. Җәйләрен мондый ишегалдында уздыру чынлап та рәхәт. Үзенә күрә кече парк.

Шулай ук Түбән Мактамадагы Достоевский урамының 6 нчы йорты ишегалды да һәркемнең яраткан урынына әйләнгән. Хәтта күрше йортлардан да балалар килә монда. Фотога төшереп, фигураларны ничек ясау серләрен өйрәтергә сораучылар да булгалый. Светлана Здобяхина белән Галина Аширкаева бу матурлыкны узган ел тудыра башлаган.

- Уенчыкларны урлаулары гына йөрәкне әрнетә, - диде Светлана Здобяхина. - Аптырагач кичен алып кереп, иртән чыгара башладык.

Ишегалды җыештыручысы хезмәте җиңел түгел. Шулай булса да, Татьяна Никитина бу вазифаны 17 ел башкара инде. Шуның соңгы ике елында ул Герцен урамындагы 82 нче йорт ишегалдын җыештыра. Аның хезмәтеннән җитәкчелек тә, яшәүчеләр дә канәгать.

- Ишегалдыбыз ул килгәч көзге кебек ялтырый башлады, - диде Тәнзилә Иванова. - Иң яхшы хезмәткәр ул. Чәчәкләр дә утыра, аларны карап үстерә. Ишегалдын җыештыручы һөнәре әрәм хезмәт инде ул. Ләкин безнең Тәнзилә бернигә дә карамый тырыша. Без аның бәйгедә җиңүен телибез.

Кешеләрнең чәчәкләрне күпләп балконнарда да үстерүе мактауга лаек. Алар да урамнарны ямьләүдә өлеш кертә. Шулай ук подъездларында фатирдагы кебек матурлык тудырырга тырышучыларга да сокланмый мөмкин түгел. Әлеге подъездларда гадәттә балалар да тәрбиягә, әдәпкә, тәртипкә өйрәнеп үсә. Шөкер, мондый балконнар һәм подъездлар саны да елдан-ел арта бара.

Ирина Апачаева.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250