Әлмәттә 21 яшьлек егетне хөкем иттеләр
Әлмәттә 21 яшьлек егет кабат исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителде.
Аны 2 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр һәм 200 сәгать мәҗбүри эшләргә җәлеп итәргә дигән карар чыгардылар.
Әлмәт шәһәр прокуратурасы егеткә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд ачыклаганча, егет узган елның 12 сентябрендә төнлә ВАЗ «211440-26» маркалы автомобиль руле артында аек булмаган хәлдә Белоглазов урамында ДПС инспекторы тарафыннан туктатыла. Медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. Аның моңа кадәр дә исерек килеш руль белән идарә иткән өчен административ штрафы була.
Егет гаебен тулысынча таныган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа