Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Тормыш - яшәеш

Әлмәт урамнарында хата [+ФОТО]

Шәһәрдә күңел әрнеткеч күренешләр әледән-әле очрап тора.

Хаталы язулар күргәч, җан нык әрни. Ә инде бөек шәхесләребезгә әнә шулай күләгә төшерелгәч, кулга каләм алмый булмый. Күптән түгел генә газетабызда яшьләрнең Муса Җәлилнең кемлеген әйтә алмавы турында язып чыккан идек. Урам исемнәре дә әнә шулай «М.Джалил» дип язылгач, тагын ни өмет итәргә була. Кайбер подъезд ишекләрен «Җәлиль урамы» дигән алтакталар да бизи.
Мәктәпләр, балалар бакчалары безгә үпкәләмәсеннәр, теләгебез изге - аларга ярдәм итү. Чөнки уку йортларында әледән-әле башка төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар, педагоглар катнашында чаралар да оештырылып тора. Хата аларны да, Әлмәтне дә бизәми. 12 нче мәктәпнең алтактасындагы хата без булырга туры килгән берничә мәктәп-балалар бакчасында да күзгә чалынган иде. Хөрмәтле укытучылар, «учреждение» сүзе татарчага төрләнмичә шулай ук «учреждение» дип языла, ә «учреждениясе» түгел. «Нче» алдыннан сызыкча куелмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса