Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Әлмәт полициясенең элеккеге хезмәткәре комарлы уен оештыручыны үз канаты астына алуда гаепләнә

Россия Федерациясенең Татарстан республикасы буенча тикшерү комитетының тикшерү органнары тарафыннан Россия МВДсының Әлмәт районы буенча икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы тору бүлегенең элеккеге начальнигы 34 яшьлек С. карата жинаять эше кузгатылган. Ул вазифаи җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү шуны күрсәтә: 2012 елның көзендә С. законсыз төстә комарлы уеннар оештырган бер адәмне үз канаты астына алган һәм бу хезмәтен 25 мең сумга бәяләгән. Ул полиция тарафыннан оештырылган оператив-тикшерү чаралары турында хәбәр итү һәм законсыз төстә комарлы уеннар оештырган конкурентларга тикшерүләр оештыруны үз өстенә ала. Моннан кала 2013 елның февраль аенда С. әлеге заттан шул ук хезмәтләре өчен кабат 25 мең сум акча алган.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250